«Бер планетадагы төрле балалар»: толерантлык дәресе (0+)

16 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханә «Йолдыз» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган чара уздырды. 

Мы …
10ф. Игра «Давайте поприветствуем друг друга»
10ф. «Мы разные, но мы дети одной планеты».
10ф. «Мы разные, но мы дети одной планеты». Участники

Очрашу барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белде, «толерантлык» төшенчәсе, аның барлыкка килүе белән танышты. Толерантлы кешегә нинди сыйфатлар хас булуын ачыклады, яхшылык, шәфкатьлелек, дуслык һәм үзара ярдәм, әдәплелек һәм төрле милләт кешеләре арасында үз-үзләрен тотуның этик нормалары турында мисалларны ишетте. 
Г-Х. Андерсенның «Гадкий утёнок» әкияте мисалында балалар сорауларга җавап бирде: шундый хәлдә калган очракта, алар үзләрен ничек тотар иде; әлеге әкият нинди хис-кичерешләр тудырды; үзләреннән көчсезрәкләрдән алар көләр идеме, әллә юкмы һ.б.
Укучыларга барысын да яхшырак аңлар өчен, «Без нәрсә белән охшаш», «Әйдәгез, бер-беребезне сәламлик», «Мактау сүзләре» кебек рольле уеннар үткәрелде.
Чара азагында балалар С. Маршакның «Всемирный хоровод» шигырен тыңлады һәм «толерантлык чәчәге» ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: